Сугарулы игенчелек бүген, һәрвакыттагыча, авыл хуҗалыгында аерым урын алып тора. Һава торышы тотрыклы булмаган шартларда авыл хуҗалыгы культураларын үстерүне һәм югары уңышны тәэмин итү максатларында, Мәртен авылы янында Саба ПМК «Мелиорация» оешмасы кырларны сугару өчен гидротехник корылма төзеде. Хәзерге вакытта төп эшләр төгәлләнгән, насос станциясен электр энергиясе белән тәэмин итәсе генә калды. Шул рәвешле 2025 елда якындагы кырларда сугару кулланырга мөмкин булачак.