Кече Шыңар мәдәният йорты каршындагы "Мирас" фольклор коллективы Казан шәһәренең Нагорный торак массивында узган Халык иҗаты фестивалендә катнашып, халык мәдәниятен үстергән, халык традицияләрен саклаган һәм популярлаштырган өчен, "Йола-традиция" номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат дипломына һәм "Вокал" номинациясендә 2 нче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.