21 сентябрь көнне Килдебәк авыл җирлегендә, бөтен райондагы кебек үк, «Милләтләр кроссы - 2024» массакүләм ярышлары булып узды. Ярышлар, гадәттәгечә, көз көне, халык арасында массакүләм физкультура-савыктыру хәрәкәтен популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру максатында үткәрелә. Кросста катнашучыларның барысы да күтәренке кәеф һәм үзара аралашып, үзләренең йөгүдә булган мөмкинлекләрен бәяләргә мөмкинлек алдылар.