"Бөтен гаилә белән китапханәгә"

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

Гаилә һәрвакыт китап белән бала арасында беренче арадашчы булды һәм булып кала. Нәкъ менә гаиләдә китапка кызыксыну формалаша һәм уку зәвыгы тәрбияләнә. Баланың әти-әниләре белән китапханәгә килүе, алар бергәләп китап сайлавы, бергә укуы, фикер алышуы бик мөһим. 16 сентябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең, Гаилә елы һәм "Бөтен гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында, гаилә белән аралашу сәгате үткәрелде. Гаилә традицияләре, бәйрәмнәр турында сөйләштеләр, яраткан язучыларыбызны һәм аларның әсәрләрен искә төшерделәр, гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр, журналлар һәм яңа китаплар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International