"Ябалак янында кунакта"исемле театральләштерелгән экскурсия

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

16 сентябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханәсе, Олы Нырта мәдәният йорты һәм Килдебәк китапханәсе хезмәткәрләре чираттагы "Ябалак янында кунакта"исемле театральләштерелгән экскурсия оештырдылар. Бүген бездә кунакта  Кукмара районы лицее укучылары булдылар . Балалар һәм аларның әти-әниләре әкияти урманга эләктеләр, анда алар төрле әкияти геройларны очратып , тылсымлы сандыкны табу өчен каршылыклар үттеләр. Убырлы карчык , куян , төлке , аю , ябалак -кыскасы барлык әкият геройлары белән бергәләп күңелле сәяхәттә булдылар. Балалар  бик күп якты һәм уңай хис-кичерешләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International