Һәр елны сентябрьнең өченче якшәмбесендә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Урман да су кебек, кешелек дөньясы өчен иң кирәкле булган яшәү чыганагы. Ул бәһасе булмаган, үзенә карата сакчыл караш һәм үзеннән тиешенчә файдалануны таләп итә торган байлыгыбыз булып тора. Урманнарны саклау, яклау һәм үстерү бурычларының елдан-ел тагын да зуррак әһәмияткә ия булуын без барыбыз да аңлыйбыз. Урманчылар — лаеклы мактауга һәм хөрмәткә ия булган, үз эшләренә искиткеч тугрылыклы булуларын чын мәгънәсендә күрсәтеп, үзләренең һөнәри бурычларын үтәүче белгечләр алар.
Хөрмәтле урманчылар, ветераннар, хезмәт юлын яшел хәзинәбезне ишәйтүгә багышлаучылар! Сезне алтын көз көнендә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз!