Ә мин булам – Кабак,
Әйтмим кабат-кабат.
Бик файдалы зат мин
Өеңә күтәреп кайт син.
10нчы сентябрь көнне Сабаның 6 нчы «Балачак» балалар бакчасында «Әй, кабак, шәп кабак!» исем астында тематик көн узды. Балалар кабакның нинди зурлыкта, нинди формада, нинди төстә була ала икәнен белделәр. Алар үзләренең кечкенә кабакларын пластинография ысулы белән буядылар. Кабак көне уеннар һәм эстафеталарга, зирәклек конкурсларына, балаларның ихлас елмаюларына бай булды. Искиткеч матур фотозона оештырылды. Теләге булган һәркем көзнең ямен һәм уңай хис-кичерешләрен чагылдырып фотосессиядә катнаша алды. Көн якты, күңелле, гыйбрәтле үтте.