«Терроризмга “Юк” дибез» хәтер сәгате

2024 елның 6 сентябре, җомга

Ел саен 3 сентябрьдә Россия терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көнен билгеләп үтә. Бу көн 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Террорчылык гамәлләре корбаннарын искә төшереп,бу җинаятьче акылсызлыкның үсүенә юл куймас өчен без террорчылыкка каршы торуда бердәм булырга тиешбез. Явлаштау авыл китапханәсе террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Терроризмга “Юк” дибез» исемле хәтер сәгате үткәрде. Чара барышында балаларга терроризмның нәрсә икәнлеге турында сөйләде, террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр, «чит кеше» ситуациясендәге гамәлләрне тикшерделәр. Бесланның коточкыч фаҗигасенә аерым игътибар бирелде, балаларга  вакыйгалар хроникасы, террорчыларның рәхимсезлеге һәм кешелексезлеге, спецназның, укытучыларның һәм ата-аналарның батырлыгы  турында сөйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International