Еш кына меңнәрчә, кайчак йөз меңнәрчә кеше чикләнгән территориядә: мәйданда, урамда, күңел ачу учреждениеләрендә җыела. Бу ешрак массакүләм чаралар: күңел ачулар, митинглар, йөрешләр, демонстрацияләр, пикетлар, хаҗ кылулар үткәргәндә була. Халык төркеме һәм этеш-төртеш даими рәвештә метрода, базарларда, стадионнарда, чиратларда барлыкка килә. Төркемнең куркынычы аның спонтанлыгында һәм һәр кешегә аерым йогынты ясау көчендә. Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Халык күп җыела торган урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» турында тренинг үткәрделәр. Мәдәният йорты мөдире халыкның куркыныч булуы турында сөйләде. Кешеләрнең массакүләм туплануы, халык төркеме сәламәтлек һәм тормыш өчен реаль куркыныч тудыра. Чираттагы чарадан имгәнүләрсез яки сынмыйча кайту өчен, куркынычсызлык чараларын белергә һәм үтәргә кирәк. Балалар сорауларга җавап бирделәр, төркемдә үз-үзеңне куркынычсыз тотуның төп принципларын тикшерделәр. Халык төркеменең йогынтысы турындагы видеосюжетларны игътибар белән карадык. Кеше халык арасында алдан ниятләп яки очраклы рәвештә булырга мөмкин. Шуңа карамастан, ул үзен җитди куркыныч астына куя. Халык арасында кешеләр бер-берсе өчен куркынычның төп чыганагына әверелә. Массакүләм чараларда катнашуның тискәре нәтиҗәләрен киметү максатында белергә һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә һәм истә тотарга кирәк – халык төркемендә теләсә нинди тоткарлану яки дөрес булмаган гамәлләр кеше тормышы өчен куркыныч булып тора.