«Ак торна»оригами буенча мастер –класс

2024 елның 30 августы, җомга

Ак торналар сугыш кырларында һәлак булганнар турында якты истәлегебезнең матур символы. Бу искиткеч кош иминлекне һәм тынычлыкны, яктылыкны, яхшылыкны һәм бәхетле киләчәккә өметне символлаштыра. Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Ак торна»оригами буенча мастер –класс үткәрделәр.Анда катнашучыларны оригами ак торнаның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар һәм декоратив –кулланма сәнгатьнең бер төре-оригами турында сөйләделәр. Берәрсе мең кәгазь торнаны ясап  җыйса, аның яраткан теләге үтәләчәк яки бу кеше барлык авырулардан савыгачак дигән ышану бар. Балалар мастер-класста катнашып, оригами техникасында «кош» ның төп формасын башкарырга өйрәнделәр.Барысының да гаҗәеп матур торналар барлыкка килде, аларны балалар туганнарына һәм якыннарына тыныч күк теләкләре белән бүләк итә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International