ЮХК

2024 елның 30 августы, җомга

Балаларны куркынычсыз юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү элеккечә төп бурычларның берсе булып кала. Шуңа күрә балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында күзаллаулар формалаштыру буенча көндәлек эш алып барырга кирәк. Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән "Белемле җәяүлеләр" дигән чара үткәрделәр. Чара барышында уеннар үткәрелде: "Кайсы билгене бел?", "Рөхсәт ителә-тыела". Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрен үзләштерделәр, алган белемнәрен уеннарда, көндәлек тормышта кулланырга өйрәнделәр. Светофор сигналлары һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрдән тыш, балаларга эмоциональ заряд һәм яхшы кәеф бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International