"Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты

2024 елның 30 августы, җомга

Августта Иштуган мәдәният йорты белгечләре тарафыннан "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты оештырылды. Туристлык маршрут Саба урманчылыгы музеенда булудан башланды. Аннары балалар Тылсымлы кыңгырау эзләп мавыктыргыч квест үттеләр һәм урман хуҗалыгы мәдәният йортында урнашкан "кыңгырау" музеенда булдылар. Балаларны милли камыр ризыклары һәм тәмле чәй белән сыйладылар. Экскурсияне сәйлән үрү буенча мастер-класс белән тәмамладылар. Балалар мультфильм караудан канәгать калдылар, бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International