1990 елның 30 августында җөмһүрият Югары Шурасы Татарстан ССР дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул итә, аның башкаласы-Казанны рәсми рәвештә раслый. 1992 елда СССР таркалгач, безнең республика дәүләт составыннан чыкмады, ә Россия Федерациясе субъекты-Татарстан Республикасы буларак тарихын дәвам итте. Һәм бу акыллы карар булды, ул Татарстанга үзенчәлеген саклап калырга, бер үк вакытта бөек ил белән бергә үсәргә мөмкинлек бирде. Утыз дүрт ел эчендә республика зур уңышларга иреште һәм хәзер күп күрсәткечләр буенча Россия төбәкләре арасында лидер булып тора. Ул үсеш һәм үз-үзен тормышка ашыру өчен бертигез шартларга ия булган төрле милләт һәм дин халыкларының туган йортына әверелде.
Бүгенге Татарстан – киеренке дә, шул ук вакытта күтәренке рухлы да хезмәт, халкыбызның идея, план, уй-ниятләрен тормышка ашыру нәтиҗәсе дә.
Әлеге бәйрәм көнендә сезнең һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, шатлык-бәхет, киләсе көннәргә ышаныч белән карап, бар көчегезне һәм тырышлыгыгызны туган ягыбыз өчен биреп эшләвегезне телибез.