Игенчеләргә урак өсте вакытында музыкаль ял

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

29 август көнне авыл хуҗалыгы кампанияләренең иң кызган чагы – урып-җыю эшләре. Игенчеләргә урак өсте вакытында музыкаль ял минутлары кирәк. Алар, кыска гына вакытка авыр физик хезмәттән читкә юнәлеп, уңай энергияләр алдылар.
Курсабаш мәдәният йорты  Сүлә авыл клубы агитбригадасы, Курсабаш китапханәсе белән берлектә, күчмә концерт программасы оештырып кырларда игенчеләр алдында чыгыш ясадылар.
Урып-җыю кампаниясе вакытында һәр минут кадерле, әмма мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре төшке аш вакытында кыр хезмәтчәннәренә тулы ял итү хисе бүләк итәргә, дәртле җырлары белән кәефләрен күтәрергә һәм арыганлыкларын таратырга тырыштылар.
Барлык чыгышлар да авыл халкына авыр хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре белән сугарылды. Игенчеләр әйтүенчә, аларга кырга килгән артистларның үзләренең яраткан җырларын башкарулары, күптән онытылган көйләре яңгыравы шатлык китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International