"Терроризмга юк!" дип аталган мәгълумат сәгате

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

28 августта Сулэ авыл клубында "Терроризмга юк!" дип аталган мәгълумат сәгате уздырылды. Хәзерге вакытта террорчылык дөньяда кешелек иминлегенә янаган төп куркынычларның берсе булып тора. Террорчылык актын булдырмау һәм  аның нәтиҗәләрен киметү һәм шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең тормыш өчен мөһим мәнфәгатьләрен яклау максатларында гражданнарга куркыныч янаганда һәм терактлар вакытында  халыкның үз-үзен тоту кагыйдәләрен, тәртибен һәм гамәлләрен белергә, гадәттән тыш хәлләрдә дөрес ориентлашырга һәм эш итәргә кирәк. Теләсә кайсы кеше экстремаль ситуацияләрдә үз-үзен тотышын һәм гамәлләрен төгәл күз алдына китерергә тиеш, психологик яктан үз-үзен яклауга әзер булырга тиеш.
Чара барышында терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнелде. Теракт барлыкка килү, шикле предметлар табу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук чарада катнашучылар гражданлык уяулыгын күрсәтүнең мөһимлеге турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International