Уфа шәһәрендә фехтование буенча укыту-күнекмә җыеннары

2024 елның 23 августы, җомга

8 августтан 18 августка кадәр Уфа шәһәрендә фехтование буенча бөтенроссия укыту-күнекмә җыеннары узды. Җыеннарда Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Уфа, Казан, Байлар Сабасы шәһәрләреннән спортчылар катнашты.

Безнең мәктәптән җыенга Фазлыева Амалия, тренеры Ильясов Радик Мөдәррис улы чакырылган иде. 

Укыту-тренировка җыеннары вакытында Олимпия чемпионы А.Р. Заһидуллина мастер-классы уздырды. УТҖ да балаларны интенсив фехтование, ОФП, растяжка, уен тренировкалары көтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International