19 май көнне Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә коляскадагы инвалидлар һәм ПОДА инвалидлары арасында Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Бочче» буенча ярышлар булып узды. Бочче- шар белән төгәллекә уйнала торган спорт уены. Ул тернәкләндерү программаларында хәрәкәт мөмкинлекләрен торгызу, координацияне, хәрәкәтләрнең төгәллеген яхшырту, шулай ук инвалид кешеләрне социаль адаптацияләү өчен кулланыла. Әлеге спорт чарасында безнең интернатыбызда яшәүче Абрамов А. А., Захарова Т. А., Приданников А. П., Карабуля С. В. катнаштылар.