Саба балалар сәнгать мәктәбенә яңа уку елына сайлап алу башланды.

2024 елның 23 августы, җомга

Бүген Саба балалар сәнгать мәктәбе  яңа 2024 – 2025 уку елына сайлап алу узды. Булачак укучылар һәм аларның әти - әниләре белем бирү программалары белән таныша алдылар, педагоглардан консультацияләр алдылар. Сәнгать мәктәбе балалар үсешенә гаять зур йогынты ясый. Бала шәхес булсын өчен, аңа урта белем бирү генә түгел, ә иҗади юнәлешләрне үзләштерергә ярдәм итү дә мөһим.

Өстәмә белем бирү системасы инде күптән балалар тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Балалар сәнгать мәктәбе мәдәният өлкәсендә яшь талантларга белем бирү үзәге булып тора. Монда һәркем теләге буенча шөгыль таба ала. Балалар сәнгать мәктәбендә сигез юнәлеш: фортепиано, скрипка, халык һәм оркестр уен кораллары, хореография, вокал, рәсем сәнгате, әзерлек бүлекләре буенча эш алып барыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәпнең укытучылар составына югары һәм урта махсус белемле, үзләренең һөнәри дәрәҗәләрен даими күтәрүче квалификацияле белгечләр керә.

 1 нче сентябрьдән "Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе" укучылары сафына керергә теләүчеләрнең барысын да көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International