«Россиянең өч төсе»могҗизалар кырының интеллектуаль уены

2024 елның 23 августы, җомга

22 августта Олы Нырты авыл китапханәсе « Китап сөючеләр» клубында катнашучыларны Россиянең өч төсе Могҗизалар кыры интеллектуаль уенына чакырды.   Китапханәче балаларга төп символлар турында сөйләде , флагның барлыкка килү тарихы , ни өчен ул өч төсле, һәр төс нәрсәне аңлата һәм дәүләт флагларының кайда эленүе турында белделәр. Аннары китапханәче уенның төп кагыйдәләрен аңлатты һәм Могҗизалар кыры уенын дәвам итте .Балалар сорауларга мөмкин кадәр күбрәк очко җыярга тырышып җавап бирделәр. Уен актив һәм җанлы узды. Финалда җиңгән Самат супер-уенда катнашты, биремне ул уңышлы үтәде. Чара азагында балаларга Россия символлары турында сөйләүче китаплар белән якыннанрак танышырга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International