Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында коллективларның концерт программасы

2024 елның 20 августы, сишәмбе

18 август көнне Спас муниципаль районының Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында коллективларның концерт программасы каралды. Әлеге чарада концерт программасы белән Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы эшләп килүче «Ritmix» хореография коллективы (җитәкчесе Хуҗин А.И.) катнашты. Балалар төрле халыкларның биюләрен бик теләп башкардылар. Һәр номер үзенең матурлыгы һәм тәэсирлелеге белән таң калдырды, ә концерт ахырында тамашачылардан рәхмәт йөзеннән көчле алкышлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International