«Минем гүзәл җәем» дигән рәсем ясау буенча мастер-класс

2024 елның 20 августы, сишәмбе

 18 нче август көнне  Бигәнәй  мәдәният йортында «Минем гүзәл җәем» дигән рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чараның максаты - балаларның иҗади сәләтләрен активлаштыру. Мастер-классны мәдәният йорты мөдире, үзешчән рәссам Д.Г. Фәтхрахманова үткәрде. Иҗади мастер-класста балалар үзләрен чын рәссамнар итеп хис итә алдылар, төрле техникада эшләр башкардылар. Балалар сокланып һәм мавыгып буядылар, үзләре уйлаганча  рәсем ясадылар. Һәр эш уникаль иде.  Чара бай һәм эчтәлекле булды. Барлык иҗади эшләрне балалар үз әти-әниләренә бүләк итәчәкләр. Балаларның иҗат эшләре аларга мавыктыргыч җәйге каникуллар турында искә төшереп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International