"Бу гаҗәеп чәчәкләр дөньясы"дигән темага җәйге чара.

2024 елның 17 августы, шимбә

Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында укытучылар Харрасова Л.А., Аксанова Л. М., Фәттахова Р. К. балалар белән "Бу гаҗәеп чәчәкләр дөньясы"дигән темага җәйге чара үткәрделәр.
Әлеге чараның максаты балалар өчен мавыктыргыч, танып-белү сәләтен оештыру иде.
Әлеге чара ярдәмендә укытучылар түбәндәге бурычларны хәл иттеләр::
 1.Төсләр турындагы белемнәрне системалаштыру, чәчәкләргә кызыксыну тәрбияләү.
2.Табигатькә уңай, гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
3.Кызыксынучанлыкны үстерү.
4.Эстетик хисләрне үстерү,гүзәллекне күрә белү.
5.Балаларны чәчәкләрдән такыя үрергә өйрәтү.
Укытучылар балаларга безнең тормышыбызның даими юлдашлары булган чәчәкләр,ата-бабаларыбызның чәчәкләргә табынулары,кыр чәчәкләреннән ясалган тәкыя турында сөйләделәр. Бу тәкыялар хатын-кызларның халык баш киеменең прообразы булып киткән һәм хуҗаны һәм аның гаиләләрен явыз көчләрдән,авырулардан һәм бәла-казалардан саклап калырга тиеш булган.
Кыр һәм бакча чәчәкләреннән тәкыялар үрү кызлар өчен мавыктыргыч шөгыльлгә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International