Иске Мичән авылы “Шәүкәт күлендә” вакытсыз бакыйлыкка күчкән Тимершык авылы көрәшчеләре истәлегенә балык тоту ярышлары узды.

2024 елның 17 августы, шимбә

 Бүген Иске Мичән авылы “Шәүкәт күлендә” вакытсыз бакыйлыкка күчкән Тимершык авылы көрәшчеләре истәлегенә балык тоту ярышлары узды. Бу бәйгегә тирә як авыллардан балык тотарга яратучы якташлар, ызандашлар, туганнар, балалар, өлкән яшьтәге җанатарлар җыелган иде. Бәйрәмне Мичән, Тимершык авылы башлыклары Гараев А.А., Хазиев А.Х башлап җибәрделәр. Бу бәйрәмне оештыручы Латыйпов Айрат, Тимершык авылы иганәчеләре башлап җибәрде һәм ярышның тәртибе белән таныштырдылар. Бәйрәм оешкан төстә, бик җанлы, җыр моңнар белән үрелеп барды. Бәйрәмдә өстәл дә мулдан әзерләнгән, коймак һәм уханың тәме вакытлар узгач та, күңелле хатирәләрне искә төшереп торыр.

   Ярышта иң яш балага, иң өлкән балыкчыга, хатын кыз балыкчыга, иң зур балык тотучыга, ерткыч балык тотучыга зур бүләкләр тапшырылды. Калган катнашучы балыкчылар да бүләксез калмады. Бу “Шәүкәт күлендәге” балыкчылар  ярышы ел да үткәрелсен иде дигән теләкләр белән саубуллашты ызандашлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International