"Витаминлы башваткыч” интеллектуаль уен

2024 елның 16 августы, җомга

Явлаштау авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә  “Витаминлы башваткыч” дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырылды. Балалар башваткыч сорауларына җаваплар эзләделәр.Табылган җаваплар буенча журналлардан шигырьләр укыдылар. Яшелчәләрдән салат ясау рецептлары белән бүлештеләр, нинди яшелчәләрне яратуларын сөйләделәр. Кроссворд, филворд, ребуслар чишү балаларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International