Халыкара мәчеләр көненә багышланган «Усатый-полосатый» танып-белү сәгате

2024 елның 9 августы, җомга

8 август көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Усатый полосатый” исемле танып белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар песиләрнең бик күп токымнары барлыгын белделәр, мәчеләр турындагы табышмакларга җаваплар таптылар, шигырьләр укыдылар. «8 август-Бөтендөнья мәчеләр көне» күргәзмәсе оештырылды, китапханәче китапларга күзәтү үткәрде. Балалар рәхәтләнеп үзләренең йомшак күңелле сөйгәннәре турында сөйләделәр. Танып белү сәгатендә Халыкара мәчеләр көненә багышланган онлайн конкурска нәтиҗә ясалды. “Усатый полосатый” онлайн конкурсында 3 яшьтән 80 яшькә хәтле 13 бала һәм өлкәннәр катнашты. Барлык катнашучыларга да грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International