"Светофор абый сораулары" уен-викторинасы

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Курсабаш авыл китапханәсе балалар өчен "Светофор абый сораулары"дигән уен-викторинасы үткәрде. Китапханәче яшь укучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләште, юл билгеләре турында сөйләде, светофорның ничек эшләве һәм юлларны кичкәндә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында искәртте. Аннары балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, юл билгеләренең мәгънәсен аңладылар. Чараның йомгаклау өлешендә китапханәче катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча китаплар күргәзмәсе белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International