«Әни белән бергә китапханәгә " гаилә укуы көне

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Явлаштау авыл китапханәсендә «Әни белән бергә китапханәгә " дип исемләнгән гаилә укуы көне үткәрелде. Бу чара балалар һәм ата-аналар өчен бергәләп укуның мөһимлегенә багышланган.

Балада китапка мәхәббәт тәрбияләү турында фикер алыштык һәм балаларга кайсы әсәрләр күбрәк ошаганын белдек. Әти-әниләр нәни укучыларны тәрбияләү серләре белән уртаклаштылар.

Бу көнне ата-аналар балалар өчен китаплар укыдылар һәм «табышмакны табып бир», «аңла мине», «сабый авызы белән» һәм башка уеннарда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International