«Врачи мира за мир» сорау һәм җаваплар сәгате

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

Шәмәрдән китапханәсе хезмәткәрләре «Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен  «Врачи мира за мир» дигән сорау һәм җаваплар сәгате уздырдылар. Китапханәчеләр чарада катнашучыларга истәлекле датаның Япониянең Хиросима шәһәрен бомбага тоту еллыгына багышлануын, фаҗига һәм тынычлык өчен көрәштә табибларның роле турында искә төшерделәр.  Чарада кунаклар бу көннең ниндидер мәгънәдә символик булуын һәм бу кеше фаҗигасен, тынычлык өчен көрәштә һәм гомумән сугышны булдырмауда табибларның ролен искә төшереп торуын белделәр. Көн саен табиблар үз пациентларының тормышы өчен көрәшә – бу аларның бурычы, чөнки нәкъ менә табибларга кеше гомерләрен коткару миссиясе йөкләнгән. Катнашучылар әлеге һөнәрнең әһәмиятен аңладылар һәм «Тормыш һөнәре» китап күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International