«Әллүки» балалар бакчасында витаминлы көн

2024 елның 6 августы, сишәмбе

«Әллүки» балалар бакчасында гадәти булмаган мастер-класс узды. Педагоглар балалар белән җиләк-җимеш салаты әзерләү рецепты белән уртаклаштылар. Бу көнне балалар витаминнарның организмны сәламәтләндерү өчен кирәк булуын белделәр. Витаминнар безнең организмга ризык белән генә керә. Менә ни өчен яшелчә һәм җиләк-җимешләр безнең рационда даими булырга тиеш. Җиләк-җимеш, өлкәннәрнең хезмәте турында белемнәрен ныгыту максатында тәрбиячеләр балалары белән үзләрен пешекче итеп сынап карадылар, тәмле, витаминлы, җиләк-җимеш салаты әзерләделәр. Балалар рәхәтләнеп салат ясап кына калмадылар, үзләре әзерләгән салатны да бик теләп ашадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International