"Светофор янында кунакта" викторина

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

Халыкара светофор көненә  Ике басу Арташ авыл китапханәсе балалар өчен "Светофор янында кунакта" дигән кроссворд үткәрде.Китапханәче сөйләвеннән балалар светофорның барлыкка килү тарихы һәм әлеге вакыйга белән бәйле кызыклы фактлар турында белделәр, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләштеләр. Чара күңелле һәм кызыклы узды. Барысы да иң игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International