"Бигәнәйнең гүзәл табигате" экскурсия

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

Казанчы Бигәнәй китапханәчесе балалар өчен күл  буена экскурсия оештырды.Туган  як,  табигатьнең матурлыгын күрү, мәхәббәт һәм аңа сак караш тәрбияләү максатыннан башта балалар белән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде. Китапханәче балаларга безнең сулыклардагы балыклар  турында сөйләде. Балалар шулай ук зур кызыксыну белән табигать турында табышмакларга җавап бирделәр, рәхәтләнеп хәрәкәтле уеннар уйнадылар, истәлеккә фотога төштеләр. Бу чара белән мәдәният хезмәткәрләре балаларга туган як,  табигатьнең бөтен файдасын һәм матурлыгын күрсәтергә теләде, аны сакларга кирәклеген аңлатты. Мондый йөрүләр балаларга зур шатлык китерә, табигатькә мәхәббәт уяна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International