«Яшәгән, ди, булган, ди» мәгьлүмат сәгате

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

Без барыбыз да әкиятләрне яратабыз, чөнки әкият-ул тылсым, могҗиза, ул яхшылыкның яманлыкны җиңүе. Әкият – ул төрле гадәти булмаган геройлар яши торган тылсымлы тарихлар. Әкиятне укыганда үзеңне теләсә нинди герой итеп күз алдына китерергә һәм яңа тарих уйлап табарга мөмкин. Гомумән алганда, хыялланырга һәм уйлап табарга мөмкин. Иске Икшермә авыл китапханәчесе балалар өчен «Яшәгән, ди, булган, ди» әкиятләр көне үткәрде. Балалар белән бергә дөнья халыкларының әкиятләрен укыдык , төрле халыкларның әкиятләреннән охшаш сюжетлар эзләдек. Сюжетның охшашлыгына карамастан, әкият вакыйгаларның башка гореф-гадәтләр, мәдәният булган башка илдә баруыннан кабатланмаслык төс ала. Бу әкиятләрдә тәңгәллек һәм аерымлыклар табу бик кызык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International