"Сәламәт булу – бәхетле булу дигән сүз» сәламәтлек сәгате

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

Сәламәтлек-кешенең иң зур байлыгы, сәламәтлекне югалту җиңел, ә менә аны кире кайтару бик, бик кыен. Шуңа күрә балаларны балачактан ук үз сәламәтлекләренә сак карарга өйрәтү бик мөһим.

Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире «Сәламәт булу – бәхетле булу дигән сүз» дигән темага сәламәтлек сәгате үткәрде. Чара барышында укучылар көн тәртибен саклау, гигиена һәм сәламәтлек турында кайгыртуның мөһимлеге, шулай ук зарарлы һәм файдалы гадәтләр турында белделәр. Викториналарда, уеннарда бергәләп катнаштылар һәм табышмакларга җаваплар таптылар.

Чара азагында балалар үзләрен яхшы хис итү, уңышлы һәм нәтиҗәле уку өчен зарядка ясарга, дөрес тукланырга, саф һавада күбрәк йөрергә һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International