«Балалар матбугаты барлык мәнфәгатьләргә" матбугат сәгате

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

 Килдебәк авыл китапханәчесе «Балалар матбугаты барлык мәнфәгатьләргә" исемле вакытлы матбугат сәгате үткәрде. Китапханәче нинди журналлар булуын, һәм журналларның  барлыкка килү тарихына кыскача экскурсия үткәрде.

    Журналлар укыганда мавыктыргыч уеннар уйнадылар, кызыклы биремнәр, сканвордлар чиштеләр, җиңел рецептлар һәм файдалы киңәшләр белән таныштылар. Балалар кызыксынып комикслар укыдылар, яшьтәшләренең хыяллары белән таныштылар һәм үзләренең яраткан шөгыльләре һәм хоббилары турында сөйләделәр. Китапханәче китапханәдә булган вакытлы матбугатка кыскача күзәтү ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International