«Тарих битләре» экскурсия-әңгәмә

2024 елның 2 августы, җомга

1 август көнне Килдебәк авыл китапханәсе мөдире, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Тарих битләре»дигән экскурсия-әңгәмә үткәрде.
 Һәр кешенең үзенең «Ватаны» — туган һәм үскән урыны: аның йорты, шәһәре, туган ягы бар.
 Балаларны туган як тарихы белән таныштырдык, алар Кече Ватан тарихы, анда булган вакыйгалар турында бик күп кызыклы нәрсәләр белә алдылар. Шулай ук авыл горурлана торган кешеләр турында да сөйләделәр. Балалар дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр алган якташлары турында белделәр. Мондый экскурсия-әңгәмә балаларга туган як турында белемнәрен баетырга һәм кече ватаннары турында бик күп файдалы мәгълүмат алырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International