«Удмуртларның маңгайга бәйләме» мастер-классы

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Удмурт милли костюмы-тырышлык һәм төгәллек символы. Үзенең сандыгын тутыру өчен кызлар 6-7 яшьтән башлап иҗат итәргә өйрәнәләр, ә бу эштә төп ярдәмче тукыма станогы була.Шулай итеп, 16-17 яшьләрдә алар осталар булып китәләр, алар көндәлек күлмәк тә, туй киеме дә ясый алалар. Ә кияүгә чыгарга теләгән һәркемнең булачак ире һәм аның туганнары өчен бүләкләре дә булырга тиеш булган. Иштуган мәдәният йорты белгечләре ПК буенча «Удмуртларның маңгайга бәйләме»мастер-классын үткәрделәр.Сәнгать җитәкчесе удмуртларның халык костюмы, бизәнү әйберләре турында сөйләде. Ул бизәк өчен нигезне ничек ясарга кирәклеген аңлатты, тәңкәләрдән дөрес композиция урнаштырырга һәм аларны тукымага тегәргә өйрәтте.Мастер-класста кызлар тегәргә, гади удмурт үрнәкләрен чигәргә, төрле муенсалар, металл тәңкәләр белән бизәргә өйрәнделәр.Мастер-класста катнашучылар әзер маңгай бәйләме белән киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International