"Сыра һәм яшүсмерләр алкоголизмы " темасына мәгълүмат сәгате

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Бүгенге көндә Россиядә яшүсмерләрнең сыра  белән мавыгу проблемасы бик кискен тора. Коры статистика саннары шаккаттыра! Иштуган авылы мәдәният йорты белгечләре яшүсмерләр белән " Сыра һәм яшүсмерләр алкоголизмы " темасына мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында алып баручы бүген бу эчемлекнең нинди серләр яшергәнен сөйләде. «Сыра алкоголизмы»ның беренче билгеләре, аның үзенчәлекләре һәм масштаблары, бу эчемлекнең яшь кеше организмына психологик һәм физиологик тәэсире, баш миенә, йөрәгенә, бөерләренә һәм бөтен организмга ничек тәэсир итүе турында сөйләделәр. Шулай ук хәзерге вакытта яшүсмерләр һәм яшьләр арасында популяр алкогольсез сыра һәм энергетик эчемлекләрнең зыяны турында да сөйләнде. Сыра турында сөйләшү - үз-үзеңне саклау, шәхси иминлек, исән калу турында.Яшүсмерләр  үзләренә шактый күп файдалы мәгълүмат  алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International