Тукта һәм уйла

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан яшьләр белән «Тукта һәм уйла» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чараның максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллануның нәтиҗәләре белән танышу, наркотик матдәләрне кулланучы һәм башка наркотиклар белән мавыктырырга омтылучы затлар белән үз-үзеңне тоту күнекмәләре һәм наркотик матдәләр куллануга карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру торды. Яшьләр наркомания ,токсикомания кебек зарарлы гадәтләр һәм сәламәтлек өчен аеруча куркыныч булган зарарлы гадәтләр турында искә төшерделәр. Яшүсмерләр әңгәмәгә актив кушылдылар, наркотикларның кеше сәламәтлегенә һәм үз-үзен тотышына начар йогынты ясавы, тормышларын психотроп матдәләр куллану белән бәйләргә кирәкме-юкмы икәнлеге турында мисаллар китерделәр. Сәнгать җитәкчесе белән бергә яшүсмерләр наркомания турында кайбер мифларны "чиштеләр".Алар бертавыштан сәламәт яшәү рәвеше өчен тавыш бирделәр. Һәр катнашучыга мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International