Яшьләр идарә итә!

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Россиядә бәйрәмнәр күп, алар арасында иң шатлыклы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе - Яшьләр көне. Яшьлек - ул һәр кеше тормышында искиткеч чор гына түгел, ә күңелнең аерым торышы да. Бу-иң кыю өметләр, эзләнү, ачышлар һәм тормышка ашырулар вакыты. Шунысы игътибарга лаек, бүгенге яшьләр  актив. Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре яшьләр өчен «Яшьләр идарә итә!»дип аталган музыкаль күңел ачу чарасы уздырдылар. Бик күп үзенчәлекле кызыклы конкурслар, уеннар үткәрелде, аларда яшьләр бик теләп катнаштылар. Бу күңел ачу программасы якыннанрак танышырга, яшьләр бәйрәме турында күңелле хатирәләр калдырырга ярдәм итте. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды. Барысы да яхшы кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International