Миңгәрдә Мидхәт һәм Ирек Миннәхмәтовлар истәлегенә традицион шашка-шахмат турниры узды

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Турнирга 8 районнан  50дән артык кеше килде. Катнашучыларга  Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов ярышта  уңышлар теләде.

Уеннар озак –  көне буе дәвам итте. Шахматта  очколар  саны буенча  1нче  урынны  Сабадан Нияз Низамиев   яулады. Шашкада  Биектаудан Ленар  Минҗанов 9 мөмкинлектән 7,5 очко җыеп иң яхшы нәтиҗә  күрсәтте. Ике төрдән очколарны   кушып исәпләү (двоеборье)  1нче   урынга Кукмарадан Марат  Закировны  (12 очко) чыгарды. Балтачтан Азат Хөрмәтуллин 2нче  урынга  чыкты. Аның райондашы  Ландыш Гарифуллина  ир-атларны   да узып, 3нче   урынга  лаек булды.Ветераннар  арасында Саба районыннан Азат Әхмәтов –2нче, Илгизәр Хәйретдинов  һәм Алсу Гарипова 1нче  урыннарны   алдылар.

 Саба районы спортчылары  арасында  урыннар   аерым  да  чыгарылды. Айдар Ганиев белән  Дилә Гайзуллина 65 яшькә кадәргеләр арасында (18+) җиңүче, Илфат Сөнгатов, Фаил Фәйзерахманов, Айзилә Шакирова, Равия  Кәримова призерлар  булдылар.  Альберт Вәлиуллин һәм Миңнур Садыйкова 65 яшьтән югарылар  төркемендә җиңү  яулады.  

Катнашучылар өчен иртәнге чәй һәм көндезге аш табыны корылды. Призерлар акчалата бүләкләнде, барлык катнашучыларга "Миңгәр" дип язылган бейсболка һәм футболка бирелде.

Ярышларның төп спонсоры - Миннахметов Җәүдәт Мидхәт улына рәхмәт белдерәбез!

 Ярышларны оештыручылар - шашка-шахмат остасы Азат Әхмәтов, баш хөкемдар Динар Закиров һәм “Саба-Арена”  спорт мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International