Картинг буенча Идел буе һәм Урал федераль округлары чемпионаты һәм Беренчелеге. Картинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты, Беренчелеге һәм Кубогы.

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

2024 елның 26-28 июленнән Байлар Сабасында картинг буенча Идел буе һәм Урал федераль округлары чемпионаты һәм Беренчелеге, Татарстан Республикасы Чемпионаты, Беренчелеге һәм Кубогы ярышлары узды.

Спортчылар 10 төрле төркемдә көч сынаштылар: "KZ2", "Ротакс Макс", "Мини", "Супер Мини", "Ротакс Макс Юниор", "Кадет", "Национальный-Юниор", "Национальный" и "Восход".

Бүләкләү тантанасын ярыш җитәкчесе Кравченко Игорь Анатольевич, ярышлар директоры Гарипов Ирек Рамазан улы, Татарстан Республикасы автоспорт Федерациясенең техник директоры, спорт комиссары Мортазина Резеда Әнәс кызы, Татарстан Республикасы картинг комитеты рәисе, спорт комиссары Бондарев Николай Георгиевич, спорт комиссары Мурыгин Владимир Сергеевич, спорт комиссары Камалов Наил Илдус улы, куркынычсызлык буенча комиссар Насыйбуллин Илгиз Тәлгать улы, ярышларның баш сәркатибе Дудина Марина Игоревна.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, кубоклар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International