24 июль көнне Байлар Сабасының "Гаилә" паркында хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнар арасында ГТО нормативларын кабул итү булды.
Көчләрен сынап карарга дип, районыбыздан Казан республика клиник хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Шарафеева Динә һәм июль аенда гына армиядан кайткан түбәндәге егетләр килде:
Егетләр һәм кызлар тиешле нормаларны үтәп, уңай нәтиҗәләр күрсәттеләр. Алар барысы да мәктәп эскәмиясеннән районда һәм Республикада уздырыла торган барлык спорт чараларында катнашып, зур уңынларга ирешкән егет-кызлар.
Нәтиҗәдә, без, спорт һәм рухи яктан көчле егетләр һәм кызлар булганга, илебез өчен тыныч була алабыз дигән нәтиҗәгә килдек. Ахырда: "Армиядә хезмәт итү- үзен хөрмәт иткән һәр ир-атның бурычы. Өстәвенә, ирләр өчен бу тормыштагы иң яхшы мәктәп", - дип үз фикерләре белән уртаклаштылар егетләр.