12 июльдә Сабаның «Олимп» стадионында «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары өчен үз-үзеңне саклау һәм физик үсеш күнекмәләре буенча кызыклы һәм файдалы мастер-класс узды.
Әлеге төрдәге мастер-класс тормышта мөһим адым булып тора. Мондый өйрәнүләр вакытында алган белем һәм күнекмәләр, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта ярдәмгә киләләр.
Катнашучылар өчен мастер-классны тәҗрибәле тренер Азат Вәлиуллин үткәрде. Дәрес вакытында ул үз-үзеңне саклау алымнарын ничек дөрес башкарырга икәнен сөйләде, ә аннары практикада күрсәтте. Күнекмәләр кирәк булганда башкаларга булышырга һәм үзеңдәге ышанычны ныгытырга булышалар.
Шулай ук чара кысаларында, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Тренер Азат Вәлиуллинга югары дәрәҗәдә үткәрелгән мастер-класс өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә очрашуларга чакырып калабыз!