Хезмәтенә күрә хөрмәте

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

     Узган  Сабантуй   бәйрәмнәрендә “Игенче” ҖЧҖнең   төрле тармагында эшләүче, төрле профессия кешеләре - иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү булды.

  8 нче  июнь көнне  районда узган  район  Сабантуенда “Игенче” ҖЧҖе  җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәр улына агросәнәгать комплексы системасында күпъеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде.

2023 нче ел нәтиҗәләре буенча районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында  икенче урын яулаганы өчен ,“ Игенче” ҖЧҖе  җитәкчесе  А. З. Зарипов   II нче дәрәҗәдәге диплом ,“Сабантуйга бирнә җыю” бәйгесендә беренче урын яулаганы өчен ТР Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миннихановның I нче дәрәҗәдәге дипломына лаек булды.

     Шулай ук районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертеп, милли бәйрәм Сабантуйны оештыруда һәм үткәрүдә зур   ярдәм иткән өчен ТР Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миннихановның Рәхмәт сүзе  җиткерелде.

     9 нчы июнь көнне   авыл Сабантуенда –хезмәт алдынгыларын, хезмәткәрләрне хөрмәтләү булды.Алдынгылар  сәхнәгә чакырылып , авыл хуҗалыгы тармагының үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен аларга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  һәм Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миннихановның  Рәхмәт хаты тапшырылды.

   Рәхмәт хатлары   белән:

  • ветеринария санитарлары: Гөмәров Газинур Нурихан улы, Сабирҗанов Радим Раил улы
  • машина йөртүчеләр: Исхаков Әгъзәм Мансур улы, Хатыйпов Наил Гаптеләхәт улы
  • механизатор Тимергалиев Ришат Ренат улы
  • терлекче   Шәйдуллин Илсур Фәгметдин  улы

Алдагы хезмәт юлы гел уңышлардан торсын , ныклы сәламәтлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International