Тимур Сөләйманов район лагерьларында булды

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

   19 июнь көнне районыбызга «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан республикасы регональ бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов килде.

   Тимур Җәүдәт улы көн дәвамында Саба гимназиясенең «Мирас» һәм Саба урта мәктәбенең «Салават күпере» лагерьләрында булды, балалар белән якыннан аралашты, аларга киләчәк тормышларында актив һәм гел шулай алдынгы булырга өндәде.

    Шулай ук Тимур Сөләйманов Саба аграр көллияте базасында эшләүче республика күләм «Новаторы» сменасында да булды. Соңыннан Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов  катнашында киңәшмәдә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International