Россия көненә багышланган чара

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

12 июньдә Кече Шыңар мәдәният йортында Россия көненә багышланган "Кече Ватанымнан Россия башлана" дигән мәгълүмат сәгате узды. Россия көне – “ иң  яшь”  һәм мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе, милли бердәмлек һәм Ватаныбызның киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы. Чара барышында хезмәткәрләр дәүләт символлары: герб, флаг һәм гимн тарихы турында сөйләделәр. Аннары балалар үз куллары белән открытка ясадылар. Чара ахырында урамда парад уздырылды. Бәйрәмдә катнашучылар Россия көненең барлык кешеләрнең закон һәм гаделлек нигезендә азатлык, тынычлык һәм яхшы татулык бәйрәме булуына тагын бер кат инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International