2024 елның 28 маенда Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында укыту эшләре буенча директор урынбасарлары өчен "Педагогик сыйныф эшчәнлеге тәҗрибәсе" темасына семинар узды. Семинарның беренче өлешендә катнашучылар укытучылар белән бергә педагогик сыйныф укучылары үткәргән дәресләр һәм түгәрәк дәресләре фрагментларында булдылар. Семинарның икенче яртысында "Һөнәргә беренче адымнар" педклассында тренинг, "Проблемалы ситуацияләр һәм аларны хәл итү" мастер-классы тәкъдим ителде. Семинарга йомгак ясау түгәрәк өстәл формасында үтте.