“Халык уеннары сандыгы” уен программасы

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Иштуган мәдәният йорты белгечләре “Халык уеннары сандыгы”уен программасы үткәрделәр. Халык уеннары-халык үзенчәлекләренең ачык чагылышы, аларда уйнаучы этносның һәм аның үсеш тарихының чагылышы. Программаны алып баручы балаларга кыскача гына гореф-гадәтләр һәм халык уеннары турында сөйләде. Катнашучылар "Каравай" уен-җырында әйлән-бәйлән уйнадылар, рус халкының хәрәкәтле "Ручеек" уенында челтерәгән инешне сурәтләделәр, шулай ук удмурт, рус, татар халык уеннарын : «Алтын капка», «Урындыклы», «Горелки», «Растяпа», «Түбәтәй», «Биш парлы»,  «Горелки»   уеннарын искә төшерделәр, катнашучыларны тизлектә, җитезлектә, игътибарлылыкта тикшерделәр,  халык бию хәрәкәтләрен башкарырга өйрәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International