Килдебәк авыл җирлегендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

24 нче майда Килдебәк гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып узды. Бүгенгесе көндә мәктәптә барлыгы 125 бала белем ала. Тугызынчы сыйныфны 15 укучы, унберенче сыйныфны 6 укучы тәмамлый. Килдебәк гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары уку елы дәвамында район, республика һәм төбәкара фән олимпиадаларында катнашып призлы урыннар яуладылар.  “Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә әти-әниләр, районнан килгән вәкилләр һәм авыл җирлегендә урнашкан оешма-предприятия җитәкчеләр дә катнашты. Бәйрәмгә килгән кунаклар укучыларны уку елы тәмамлану белән котладылар һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International