"Гаилә - ил терәге"

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

25 майда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә һәм Сабабаш авыл клубы белән берлектә, Россиядә Гаилә елына багышланган "Гаилә - ил терәге" конкурсының торак этабын оештырдылар һәм үткәрделәр. Конкурста Мишә авыл җирлегенең Нургалиевлар, Әсәдуллиннар, Минһаҗевлар, Хәсбиевлар, Нәфыйковлар һәм Шиһабетдиновлар гаиләләре катнашты. Гаиләләр 5 турдан торган конкурста ярыштылар, мәсәлән, гаиләнең визит карточкасы, баланы биләү буенча әтиләр конкурсы, иң яхшы өй токмачын кисү буенча әниләр конкурсы, интеллектуаль конкурс һәм гаиләнең иҗади номеры. Конкурс моңлы җырлар һәм күңелле биюләр белән үрелеп барды. Конкурс нәтиҗәләре буенча гаиләләр "Иң матур гаилә", "Иң җаваплы гаилә", "Иң иҗади гаилә", "Иң актив гаилә", "Иң креатив гаилә", "Иң игътибарлы гаилә"номинацияләре буенча бүләкләнделәр. Барлык җиңүчеләргә истәлекле һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International